Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Яңа бәйге. «Мөмкинлеге чик­ле булса да, сәләте чиксез»

Янәшәбездә язмышның ачы сынавына дучар булып та, сынмыйча-сыгылмыйча, үзләренең эш-гамәлләре белән күпләргә үрнәк булып яшәүче кешеләр күп. 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне уңаеннан физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче зур булган райондашларыбызга багышланган «Мөмкинлеге чик­ле булса да, сәләте чиксез» дип аталган бәйге игьлан итәбез. Бәйгенең таләбе: сездән әлеге кешеләрнең сынауларга бирешмичә, үзләренә шөгыль табып актив тормыш рәвеше алып барулары турында язмалар көтеп калабыз.

Бәйгедә катнашкан 6 җиңүче (3 автор һәм 3 язма герое) 2022 елның беренче яртыеллыгына «Саба таңнары» газетасына абунә белән бүләкләнәчәк. Язмаларны 15нче декабрьгә кадәр почта һәм sabatannar@rambler.ru электрон адресы аша юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев