Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район Советы утырышында өчьеллык үсеш фаразлары билгеләнде

Районыбызда 2021-2023 елларда нинди төзелешләр көтелә? Әйдәгез, танышыйк.

Бүген Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны Саба  муниципаль районы Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Миннеханов алып барды. Иң элек  төрле  тармакларда   күп еллар намуслы хезмәт  куйган райондашларыбыз  хөрмәтләнде.  Озак еллар Саба  районы территориаль сайлау  комиссиясе рәисе булып булып эшләгән Мәгъсум Вәли  улы Галиуллинга  Россия Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. Казначылык департаментының  территориаль бүлеге  җитәкчесе  урынбасары Гөлназ Тәбрис кызы Миңнекәева Финанс министрлыгының  Мактау грамотасы, шәхси эшмәкәр Илнур Фәрит  улы  Мөбарәкҗанов Саба  муниципаль районының Мактау грамотасы, “Бөтенросия ирекле  янгын җәмгыяте” иҗтимагый  оешмасының район бүлекчәсе  җитәкчесе  Фәргать Яхъя  улы Нуриев, “РЕСО-гарантия” иминиятләштерү акционерлык җәмгыятенең Байлар Сабасы агентлыгы  коллективы (җитәкчесе  Руслан Гарәфетдин  улы Дәминов) район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.  

Аннары депутатларны утырышның  беренче  көн тәртибе буенча чыгыш  ясаган башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары  Марат Баһманов  Саба  муниципаль районының 2021-2024 елларга социаль-икътисадый үсеше фаразлары белән таныштырды. Аннары депутатлар финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыгышыннан  соң 2022 елга һәм 2023-2024 елларның  план  чорына район бюджеты проектын беренче укылышта расладылар. Алдагы  көн тәртипләре буенча сүз башкарма  комитетның инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы  Эльмир Рамазановка, район башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗановка  бирелде.

Утырыш материалларыннан күренгәнчә, 2021-2023 елларда сәнәгатьтә эре инвестиция проектларыннан күркә инкубаторы, агропромышленность паркы, металлны кайнар  ысул белән цинклау, моторлы  көймәләр, авыл  хуҗалыгы техникасын  комплектлаучы детальләр,  биологик  частарту  корылмалары, каты тимер эретмәләреннән күчәрләр-бурлар ясаучы заводлар төзү  каралган. Социаль объектлардан Сабада  яшьләр  үзәге, Шәмәрдәндә  футбол манежы, Олы Ныртыда авыл клубы, Сабада балалар иҗат үзәге биналары,  Сабада – 36, Шәмәрдәндә 12 фатирлы  торак, авылларда республика программасы нигезендә 28  шәхси йорт төзү  планлаштырыла.  Авыл хуҗалыгында эре  инвестиция проектлары булып Чулпыч  авылы  янындагы робот  фермасының икенче чираты, Сабада орлыкчылык үзәге, Пүкәлдә 200 башка исәпләнгән  сыерлар торагы, Арташта робот  фермасы төзелешләре санала.  

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев