Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Туй фаҗига белән тәмамлана: анда 63 кешенең гомере өзелә

    Әфганстан башкаласы Кабулда туй фаҗига белән тәмамланган, анда 63 кешенең гомере өзелгән. Террорист туй мәҗлесе вакытында килеп кереп, шартлау оештырган, дип яза TOLO News.

    Шаһитләр сүзләренчә,  җирле халык гадәтләре буенча, туйга бик күп кунак чакырылган булган. Шартлау нәтиҗәсендә 63 кеше үлгән, 180е төрле тән җәрәхәтләре алган.

    Фото: pixabay.com

    tatar-today.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: