Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Уфа - Казан автобусы юл кырыена төшкән

Авария кичә иртән М7 трассасында Дүртөйле янында булган.

Башкортстанда юлга чыккан кабаннар аркасында Уфа - Казан автобусы юл кырына төшеп киткән, зыян күрүчеләр бар, дип хәбәр итә Ufa.ru порталы.

Авария кичә иртән М7 трассасында Дүртөйле торак пунктыннан ерак түгел булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, юлга кыргый кабан дуңгызлары чыга һәм машина йөртүче бәрелешүдән качып, кюветка төшеп китә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кеше зыян күрде. Авариянең сәбәпләрен ЮХИДИ инспекторларына билгеләргә туры киләчәк. 

Фото: ufa1.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев