Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Университет урамындагы янгын бозлануга каршы системаның төзек булмавы нәтиҗәсендә чыккан

Кичә иртән Университет урамындагы 22нче йортта янгын чыкты.

Казанның Университет урамындагы янгын бозлануга каршы системаның төзексезлеге аркасында чыккан булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Хәзерге вакытта янгынның күпме матди зыян китерүе ачыклана. Янгынның башлангыч сәбәбе - электр җиһазының аварияле режимда эшләве», - дип белдерделәр агентлыкка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Бинада барлыгы 13 арендатор исәпләнә. Автомат янгын сигнализациясе эшләү нәтиҗәсендә, бирегә йомыш белән килүчеләр һәм хезмәткәрләр, «Игътибар: янгын!» дигән сүзләрне ишетеп, урамга чыккан.

«Әлеге объект кече эшмәкәрлек субъектына караганлыктан, аңа карата планлы тикшерүләр үткәрелмәгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Бинаның 2017 елның октябреннән 2018 елның октябренә кадәр капиталь ремонтка ябылуы да билгеле булды.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә иртән Университет урамындагы 22нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Бинадан 30 кеше эвакуацияләнде. Ут белән көрәшүчеләргә янгынны тулысынча сүндерү өчен ике сәгатькә якын вакыт кирәк булды. Янгынның мәйданы 400 квадрат метр тәшкил итте.

Фото: Денис Коловский, Елена Кривопатре/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X