Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ананас һәм тавык итеннән ике бик тәмле (!) салат рецепты

Телеңне йотарлык! :)

"Канделябр" салаты.

Аны еш кына бәйрәм өстәленә әзерлиләр. Ул бик тәмле һәм матур килеп чыга. Кунакларыгыз аны ашап карагач, рецептын сораячакларын ышанып әйтеп була.

Ингредиентлар: тавык филесы 250 гр, сыр 150 гр, кукуруза100 гр, ананас 100 гр, майонез 4 аш кашыгы.

Тавык итен турыйбыз, сай тәлинкәгә җәеп салабыз. Өстенә сыр уабыз. Һәр кат саен майонез сылап, ингридиентларны салып бетерәбез. Теләгәнчә бизибез.

Тәмле булсын!

***

Ананас һәм тавык итеннән салат

1 тавыкның түш ите, 300 г шампиньон гөмбәсе, 1 банка консервланган кукуруза ,200 г сыр, 1 баш суган, 2 төш сарымсак, 1 банка консервланган ананас , тәменчә майонез

Гөмбәне бераз суган салып кыздырып алырга. Пешкән тавык итен, ананасны шакмаклап турарга. Сарымсакны төяргә. Сырны шакмаклап турарга яки угычтан уарга. Бөтенесен бергә майонез белән болгатырга.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев