Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авыл китапханәләрендә һәм авыл клубларында Бөтенрәсәй аеклык көненә карата чаралар узды

12.09.2017 Иске Икшермә авыл китапханәсендә Бөтенрәсәй аеклык көне уңаеннан «Аракысыз бер көн» - сәламәтлек сәгате үткәрелде. Китап укучылар аракының җәмгыятькә һәм кешегә китергән зыяны турында мәгълүмат алдылар, күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды. Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Эчүчелек - фаҗига" дигән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Үткәрелгән мероприятиядә китапханәче...

12.09.2017

Иске Икшермә авыл китапханәсендә Бөтенрәсәй аеклык көне уңаеннан «Аракысыз бер көн» - сәламәтлек сәгате үткәрелде. Китап укучылар аракының җәмгыятькә һәм кешегә китергән зыяны турында мәгълүмат алдылар, күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды.

Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Эчүчелек - фаҗига" дигән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Үткәрелгән мероприятиядә китапханәче алкогольнең кеше организмына зыяны турында сөйләде. "11 сентябрь - Бөтенроссия алкоголизмга каршы көрәш көне" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Олы Нырты авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә китап укучыларга "Трезвая семья - трезвая Россия" дигән темага күргәзмә оештырып, әңгәмә - диалог уздырылды. Чара невропотолог Рина Марселевнаны катнашында үтте.

Ике басу Арташ авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Алкоголь - агу, чагар елан, начарлык" дигән тема астында балалар белән диспут узды. Балаларга Алкогольнең тормышта, көнкүрештә сәламәтлеккә китергән зыяны турында аңлатылды. Үзләренең дә фикерләрен тыңланды. Ахырда балалар үз фикерләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар.

Иштуган авыл китапханэсендэ Халыкара аеклар көне уңаеннан, "Халыкларның бәхете аек булуда" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Китапханәче китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырды һәм әлеге датаның килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Фельдшер Хасанова Сәрия апа үзенең чыгышында ассызыклап "Кешеләр аек булып туа, аек булу һәрберебезнең табигый халәте, бу халәтттән тайпылмаска кирәк",- диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев