Кече Кибәчедә үткәрелгән Бал-маскарадтан фоторепортаж
Кече Кибәче авыл клубында Яна ел Бал-Маскарады үткәрелде.
Бәйрәм Кече Кибәче клуб мөдире Гүзәл Шәрәфиева һәм Олы Кибэче авыл жирлеге башлыгы Айрат Сафинның котлау сүзләре белән башланып китте.Төрле кызыклы уеннар, җыр-бию программасы, Кыш бабай, Кар кызы, бәйрәмчә киенгән "җәнлекләр" чыгышы белән дәвам итте. Шулай ук авылыбыз һәм күрше авылдан килгән үзешчәннәрнең җырга-моңга булган сәләтләрен дә күрергә мөмкин булды.Уеннарда актив катнашкан барлык уенчыларга да бүләкләр бирелде. Яңа ел Бал-маскарады матур һәм күңелле үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев