Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба бистәсенең 2 нче номерлы “Әллуки” балалар бакчасында “Сау бул җәй” дип исемләнгән фестиваль узды

11.09.2017 Саба бистәсенең 2 нче номерлы "Әллуки" балалар бакчасында "Сау бул җәй" дип исемләнгән фестиваль узды. Бәйрәм бик күңелле һәм уңай атмосферада үтте. Балалар җәй буе алган белемнәрен бер-берсе белән уртаклаштылар, җырладылар, шигырь сөйләделәр. Һәр группа тәрбияләнүчеләре үзләренең матур биюләре белән чыгыш ясадылар. Һәрвакыт канәгатьсез йөрүче Угрюм һәм шаярырга яратучы...

11.09.2017

Саба бистәсенең 2 нче номерлы "Әллуки" балалар бакчасында "Сау бул җәй" дип исемләнгән фестиваль узды. Бәйрәм бик күңелле һәм уңай атмосферада үтте. Балалар җәй буе алган белемнәрен бер-берсе белән уртаклаштылар, җырладылар, шигырь сөйләделәр. Һәр группа тәрбияләнүчеләре үзләренең матур биюләре белән чыгыш ясадылар. Һәрвакыт канәгатьсез йөрүче Угрюм һәм шаярырга яратучы Хохотушка кыз килеп, бәйрәмебезне тагын да җанландырып җибәрделәр.Безнең балалар бәйрәм итүнең тәмен беләләр, тиз арада Угрюмны үз яннарына чакырып, тормышның ничек ямьле булуын аңлаттылар. Угрюм да үз чиратында балаларга бүтән моңаеп йөрмәскә һәм үткән-киткән арада алар янына кергәләп йөрергә сүз бирде. Бәйрәмгә әзерләнгәндә әти-әниләребез дә читтә калмады, берсеннән-берсе матур киемнәр, бантиклар ясап безне сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев