Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Татарстан гасыры” проектындагы уңышларыбыз

13.09.2017 Агымдагы елның февраль аенда Татарстанда, халык мультфильмы буларак, "Татарстан гасыры" анимацион мәгариф проекты тәкъдим ителде. Мультфильмны иҗат итүдә 7-13 яшьлек 30 мең баланың 30 меңнән артык рәсеме һәм 500 шигыре файдаланылган. "Татарстан гасыры" ("Век Татарстана") проекты "Иҗат итүдә балалар иң күп катнашкан мультфильм" формулировкасы белән Россиянең Рекордлар китабына кертелгән....

13.09.2017

Агымдагы елның февраль аенда Татарстанда, халык мультфильмы буларак, "Татарстан гасыры" анимацион мәгариф проекты тәкъдим ителде. Мультфильмны иҗат итүдә 7-13 яшьлек 30 мең баланың 30 меңнән артык рәсеме һәм 500 шигыре файдаланылган. "Татарстан гасыры" ("Век Татарстана") проекты "Иҗат итүдә балалар иң күп катнашкан мультфильм" формулировкасы белән Россиянең Рекордлар китабына кертелгән.

Проектны тәкъдим итү чарасы бүген, 12 сентябрь көнне, Татарстан Мәдәният министрлыгында үтте. Анда Татарстанның муниципаль районнарыннан килгән иң актив балалар бүләкләнде. Халык мультфильмының иң актив авторларын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан телләрен үстерү секторы мөдире, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин сәламләде. Әлеге тантанада безнең районнан Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Андреева Диана (җитәкчесе Касымова Элмира Кеняшевна) катнашты һәм бүләкләнде. Аңа яңадан яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев