Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тел Кытайга да илтер, дип тикмәгә генә әйтмиләр

Тел Кытайга да илтер, дип тикмәгә әйтмиләр. Соңгы елларда милләттәшләребез көнчыгыш телләрен өйрәнер өчен чит илләргә укырга зур теләк белән бара. Тимерясов исемендәге Казан инновация университе­тында тәржемә белгечле­ге юнәлешендә белем алу­­­­чы Шәмәрдән кызы Гүзәл Га­лимуллина - шундыйларның берсе (фотода уртада). Ул үзе сайлаган югары уку йортында кытай телен тирәнтен өйрәнүе...

Тел Кытайга да илтер, дип тикмәгә әйтмиләр. Соңгы елларда милләттәшләребез көнчыгыш телләрен өйрәнер өчен чит илләргә укырга зур теләк белән бара.

Тимерясов исемендәге Казан инновация университе­тында тәржемә белгечле­ге юнәлешендә белем алу­­­­чы Шәмәрдән кызы Гүзәл Га­лимуллина - шундыйларның берсе (фотода уртада). Ул үзе сайлаган югары уку йортында кытай телен тирәнтен өйрәнүе аркасында чит ил студенты булу хыялына иреште. Хәзер сүзне аның үзенә бирик.

-Икенче курста укыганда мин Конфуция институтына (КФУ) кытай теленнән белемне сынауга НSK 2 дип аталган имтихан бирдем һәм түземсезлек белән нәтиҗәләрен көтә башладым,- дип сөйли Гүзәл. - Бер айдан мин күкнең җиденче катында идем: 200 мөмкинлектән 189 балл җыйганмын. Сертификат алганнан соң Хунань фән һәм технология университетына укырга керергә документлар тапшырдык. Тагын бер айдан соң укытучыбыз Анастасия Сөләйманова барыбызның да грант отуыбыз - Кытай университетына кабул ителүебез турында хәбәр итте. Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Сөенечемнең чиге булмады. Әти-әнием минем туган йорттан еракка, чит илгә чыгып китүемә борчылдылар, шул ук вакытта куандылар да. Шулай итеп, 2016 елның 29 августында мин Хунань провинциясенең Юэ Янь шәһәренә очтым. (Тулы язманы газетабызның 13 сентябрь санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев