Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

11 нче август көнне Алан-Елга авылында, Мишә елгасы буенда урнашкан “Саимә” чишмәсендә “Дуслык марафоны” булган [+фоторепортаж]

11нче август көнне Алан-Елга авылында, Мишә елгасы буенда урнашкан "Саимә" чишмәсендә "Дуслык марафоны" булды.

Су саклау зоналары елы уңаеннан балаларга экологик тәрбия бирү, алар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатлары белән оештырылган ызандашлар очрашуында Иләбәр, Явлаштау, Шекше, Алан-Елгадан малайлар һәм кызлар катнашты. Борынгы Мишә елгасы әлеге авылларны тоташтырып торучы артерия. Явлаштаулылар аның агымы уңаена түбәнгә таба велосипедлы сәяхәткә чыкса, иләбәрлеләр агымга каршы югары күтәрелде. Өч авылның китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән үткәрелгән марафонда балалар музыкаль номерлар әзерләп чыгыш ясады, Явлаштауның яшь артистлары "Саф сулы Мишә" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша да күрсәтте. Балалар шулай ук түгәрәк табын янына җыелып тәм-томнар белән сыйланды, спорт һәм халык уеннарында да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев