Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

2 сентябрь - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәт­кәрләре көне

Хөрмәтле нефть-газ сәнәгате хезмәт­кәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас кү­ңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итә­без! Бу тармак безнең муниципаль район һәм тулаем республика өчен икътисади һәм социаль тотрыклылыкның төп нигезе булып тора. Сезнең хезмәт газ плитәсендә янган зәңгәр ут, йортларыбызда җылылык булып һәркемгә килеп ирешә. Районыбыз территориясендә эшләүче газ сәнәгате оешмалары...

Хөрмәтле нефть-газ сәнәгате хезмәт­кәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас кү­ңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итә­без! Бу тармак безнең муниципаль район һәм тулаем республика өчен икътисади һәм социаль тотрыклылыкның төп нигезе булып тора. Сезнең хезмәт газ плитәсендә янган зәңгәр ут, йортларыбызда җылылык булып һәркемгә килеп ирешә. Районыбыз территориясендә эшләүче газ сәнәгате оешмалары барлык пред­приятиеләр өчен үрнәк. Хезмәтегез "зәңгәр ягулык" кулланучылар тарафыннан һәрчак уңай бәяләнә, абруегыз саклана. Алга таба да Һөнәри осталыгыгызның, югары квалификациягә ия булуыгызның хәвеф-хәтәрсез һәм нәтиҗәле хезмәт эшчәнлегегезнең төп гаранты булып калачагына ышаныч белдерәбез. Бу якты бәйрәм көнендә эчкерсез тәбрик­ләүләребезне кабул итеп алыгыз! Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы исәнлек, татулык һәм иминлек, яңадан-яңа хезмәт үрләре яулауда зур уңышлар һәм оптимистик рух телибез!

Саба муниципаль районы Советы

һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев