Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

28 февральдә Байлар Сабасында яшәүче Манзума Хуҗина 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте

Илгә килгән афәт - сугыш чорында Бөек Җиңү өчен Манзума әби дә үзеннән зур өлеш кертә.

1942 елда хезмәт юлын район халык судында сәркатип булып башлый. 1954 елдан лаеклы ялга киткәнче, район мәгариф бүлегендә икътисадчы вазыйфасын башкара. Хезмәт юлында мәгариф идарәсенең күпсанлы Мактау кәгазьләренә ия була. Хезмәт ветеранын 90 яшьлек олы юбилее белән котлап, муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов Россия Президенты Путинның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды. Шулай ук юбиялярны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов, ветераннар советы рәисе Әнвәр Гафиятуллин тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев