Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

63 ел бергә гомергә [+фоторепортаж]

Алтмыш елдан артык пар канатлар, бер-береңә терәк булып гомер итә алу - бик азларга гына бирелә торган бәхет.

Шундый бәхетле парларның берсе - Миңгәр авылында яшәүче Мөнзия һәм Әюп Вәлиуллиннар янында узган җомгада "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе җитәкчеләре дә булды.

Тормышта күпне күргән өлкәннәрнең хәлен белү "Безнең кадерле ветеран" социаль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Бүгенге тормышларына шатланып туя алмаган Вәлиуллиннарның сугыш елларына туры килгән балачагы-яшьлеге бер дә кызыгырлык булмаган. 1929 елгы Мөнҗия апа 12 яшендә Ленинград блокадасында калып, 8 ай 125 грамм ипигә җан асраган, аякларын өшеткән, Ладоганы кичкәндә 5 туганын югалткан. Бу хакта бик сөйләргә дә яратмый икән ветеран: чөнки күңеле тула, егылып ки­тәр хәлгә дә җиткәне булган. Шулай да икесе дә тормыштан зарланмый, яшь­лекләренең матур вакытын хәтердә яңартып, көлешеп тә алдылар әби белән бабай. Егет һәм кыз чакларын болай итеп искә төшерә Мөнҗия әби: "Басуда эшләгәндә Әюп миңа булыша торган иде, шул вакыттан ошатып калгандыр инде, күрәсең. Ун ел йөрдек, Әюп өч ел армиядә хезмәт итте, кайткач тракторга утырды. Яшь бара бит, өйләнешергә булдык. Өч көн барды туй. Дүрт ат белән аларны бик матур итеп киендереп, ястыклар салып, гармун уйнатып төштем мин югары очтан түбән очка, авылда алай итеп кияүгә баручы булмады".

Вәлиуллиннар 3 балага - Рузия, Альберт, Альфритка тормыш бирәләр. Инде 8 оныклары, 8 оныкчыклары бар. "Аллага шөкер балаларым бик әйбәт, оныкларым әйбәт, уңган киленнәр, кияүләр бирде. Сораган әйберне бирермен дигән. Без сораган бөтен әйберне бирде, Аллага шөкер", - дип тормышларына сөенеп бетә алмыйлар алар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев