Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

90 яшен тутырган Бибинур әбинең күңел яктылыгы алты баласына, 19 оныгы, 33 оныкчыгы, ике оныкчыкның баласына да җитәрлек [+фото]

"Сабырлык белән яшәдем, озын гомерле булуымның сере шундадыр, кеше белән бер тапкыр да сүзгә килмәдем, каты әйтә алам дип, бервакытта да кешегә авыр бәрелергә ярамый ",- ди Ике басу Арташ авылында яшәп, 90 яшьлек юбилеен каршылаган Бибинур Минһаҗетдинова.

Аның һәр сүзе тормышның алтын кагыйдәсе булып яңгырый. Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән әбекәй шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган. Ире Хәким белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге нигездә тәгәрәшеп үскән биш кыз, ике ул (берсе мәрхүм) тормышта үз урыннарын табып, һәрберсе авыл хуҗалыгы тармагында игелекле хезмәт итәләр. Күз күреме җетелеген югалтса да, Бибинур әбинең күңел яктылыгы алты баласына, 19 оныгы, 33 оныкчыгы, ике оныкчыкның баласына да җитәрлек. "Балаларым бик тәүфыйклы булдылар, иркәләнеп утырырга вакытлары булмады, кече яшьтән эшнең тәмен белеп үскәнгәдер, тормыш итә башлагач та миңа бер мәшәкать тә тудырмадылар, Фоат улымның үлеме генә үзәкләремне өзә", - ди әбекәй. Шуңа да һәрбер баласына тигезлек теләп, бала хәсрәтләре күрергә язмасын дип һәр көн дога кыла.

23 ноябрь көнне өй тутырып үзен котларга җыелган балалары, оныклары изге теләкләренә өстәп социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин Бибинур Минһаҗетдиновага Россия Президенты Владимир Пу­тин­ның Котлавын, бүләкләр тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъ­ләмҗанов та илгә-көнгә лаеклы ул-кызлар үстергән Акъәбигә изге теләкләрен җиткерде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев