Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Абруең праймеризда күренә [фоторепортаж]

Быел 13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм шул ук вакытта җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаячакбыз.

Бердәмроссиялеләргә муниципаль сайлау исемлекләрен формалаштыру өчен яшерен тавыш бирү бюллетеньнәрен аңа кадәр үк алырга туры килә. Өченчекөн районыбызда шушы процедура, ягъни праймеризлар башланып китте. Сайлаулар тарихында беренче тапкыр үткәрелгән партия эчендәге алдан тавыш бирүгә Арташ авыл җирлегендә старт бирелде.
-Саба муниципаль районында партия эчендә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча төзелгән оештыру комитеты праймеризга әзерлек эшләре башкарды. Бары тик "Бердәм Россия" партиясе генә сайлау көрәшендә алга таба катнашу өчен кандидатлар турында шулай ачыктан-ачык, киңәйтелгән рәвештә фикер алыша һәм кандидатларны билгели. Башка бер генә партия дә мондый демократик алымны кулланмый. Мин алдан тавыш бирүдә районнан җаваплы кеше буларак катнашам. Беренче коймак төерле була диләр, шулай да бергәләп праймеризны уңышлы үткәрербез дип уйлыйм",- диде район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов һәм районның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды. Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов чыгышында 2014-2015 елларда җирлектә башкарылган эшләр турында сүз барды.


Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X