Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Абыстайлар бәйге тотты [+фоторепортаж]

Район мөхтәсибәте тарафыннан ай саен үткәрелүче дини бәйгеләрнең чираттагысы мөслимә хатын-кызларыбыз арасында узды.

5 март көнне гыйлемлектә, уңганлыкта яшь мөслимәләр бәйге тотса (анда Сабадан уңган хуҗабикә, ике бала анасы Гүзәл Хәбирова җиңүче булды), узган шимбәдә үзәк мәчеткә авыл абыстайлары җыелды. Бәйгегә районыбызның төрле почмагыннан дини гыйлемлектә көч сынашырга 14 мөхтәрәм заты килгән иде. Бу юлы бәйге конкурсны карарга килүче апа-сеңелләрнең күп булуы белән дә аерылып торды. Хәтта районыбызга Уфа шәһәреннән килгән һәм әлеге конкурс турында ишетеп, кызыксынып килеп кергән ханымнар да бар иде. Бәйге ул көнне күңелле мизгелләр белән башланып китте. Саба җамигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Яхин Сабабызның ак әбие, динебезне таратуда зур көч һәм тырышлык куйган Сания апа Нурисламовага район китапханәсе каршында 1990 еллар башында беренчеләрдән булып оештырылган гарәп графикасын үзләштерү курсларын тәмамлау турында сертификат тапшырды. Аны ихлас рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләргә төреп бирде. Изге Коръән аятьләре укыганнан соң, бәйге башланып китте.

Абыстайлар иң элек Исламның сира, гакыйдә, фикхъ фәннәре буенча 40лап дини сорауга язмача җаваплар бирделәр, алга таба һәркайсы вәгазь сөйләү осталыгында ярышты. «Ата-ана хакы», «Бала тәрбияләү», «Хатын-кызның киенү әдәбе», «Хәләл вә хәрам», «Никах», «Мәет озату» кебек тәрбияви үгет-нәсыйхәтләрне тыңлаганда, килгән тамашачылар да уйланып, гыйбрәтле мисаллардан сабак алып утырдылар. Алдагы турларда абыстайлар мәкам белән Коръән укуда, сүрәләрнең тәфсирен сөйләүдә, тәҗвид кагыйдәләрен аңлатуда бәйге тотты. Бәйгенең жюри әгъзалары, һәркайсы югары дини гыйлемгә ия булган мөгаллимәләр Сабадан Затия Галимҗанова, Расиха Нәҗметдинова, Резеда Әхмәдиева, Шәмәрдәннән Вәсилә Нуриева, Камилә Нуриева һәр чыгышка объектив, гадел бәя биреп барырга тырыштылар. Бәйгене оештыручыларның берсе, районыбызның баш абыстае Тәнзилә хаҗия Йосыпова тамашачылар белән конкурс та оешытырып алды әле, һәркемгә бүләк йөзеннән дини китаплар таратылды.

Бәйгедә районыбызның хатын-кызлар Советы рәисе, үзе дә узган ел изге хаҗ сәфәрендә булып кайткан күркәм затларыбызның берсе Дания ханым Галимуллина да катнашты һәм мондый чараларның даими үткәрергә кирәклеген әйтеп үтте, авыллардагы замана чире белән авыручы хатын-кызларны тәрбияләүдә, гаиләләр таркалганда нәкъ менә дин әһелләренең, абруйлы абыстайларыбызның үтемле сүзләренең, үгет-нәсихәтләренең кирәклеген ассызыклады. Ул көнне килгән тамашачылар арасыннан да матур сүзләр, теләкләр әйтүчеләр күп булды.Кем әйтмешли, осталар арасыннан останы сайлап алу җиңел булмады, билгеле. Шулай да иң күп балларны Кызыл Мишә авылыннан Әнисә абыстай Сафина (махсус дини белемгә ия булучылар арасыннан) һәм Тимершыктан Фәимә Сафина алганлыгы ачыкланды. Калган катнашучылар да: Ризәлә Миннегулова (Олы Арташ), Әлфинур Шакирова (Татар Икшермәсе), Сания Галимова (Кызыл Мишә), Бибинур Зәйниева (Шекше), Рәзифә Шәвәлиева, Гүзәлия Ганиева, Эльмира Кәримуллина(Саба), Надия Гафиятова (Мишәбаш), Хания Фәлахиева (Килдебәк), Вәзилә Гаязова (Язлы Арташ),Тәслимә Сабирҗанова (Явлаштау) һәркайсы үз номинациясе буенча тәбрикләнде. Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов бәйгедә катнашучы мөгаллимәләрнең һәркайсына ихлас рәхмәтен җиткереп, Мактау грамотлары һәм бүләкләр тапшырды.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең хәдисендә: "Аллаһы Сүбөхәнә үә Тәгалә каршында иң сөекле гамәл, аз булса да дәвамлы булу", - диелә.Бәйгегә килүче тамашачылар арасында да шушы сүзләрне хуплап, мондый чараларны тагын уздырсагыз, без дә катнашыр идек дип, кызыгып утыручылар да булды.

Ильмира Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев