Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Агай, алдан сагай

Өченчекөн 2013 елда аерым категория гражданнарны социаль хезмәтләр җыелмасы белән тәэмин итү буенча чаралар үткәрү мәсьләсенә багышланган республика киңәшмәсе булды.

Видеорежимда барган сөйләшүне безнең районнан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.Котдусов, социаль яклау идарәсе, үзәк хастаханә, 31нче аптека җитәкчеләре, журналистлар тыңлады.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф.Яркәева чыгышында әйтелгәнчә, соңгы ай ярымда республикада социаль пакетның дарулар өлешеннән баш тартучылар 0,8 процентка арткан. Бу исә, эшләр болай барса, 2013 елда ташламалар хокуклы гражданнарның 70 проценттан артыгы дару урыны акчалата компенсация алачак дигән сүз. Татарстандагы 43 районның 23ендә әлеге процент республиканың уртача күрсәткеченнән түбән. Саба районы исә аутсайдерлар исемлегендәге унынчы урынны Алексеевскига биреп, астан 11нче баскычка күтәрелгән. Шуңа күрә Саба районы киңәшмәне алып баручы ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов куйган "Ни өчен болай?" дигән сорауга җавап бирергә тиешлеләр исемлегеннән төшеп калды. Тәнкыйтьләнүче районнардан берсе аңлату эшләрендә агрессив ысуллар кулланачаклары турында да әйтеп ташлады. Әмма министр аны: "Агрессивлык кирәк түгел",- дип кат-кат төзәтте. "Дөрес куелган аңлату генә уңай нәтиҗәләр бирә",- дип ассызыклады министры урынбасары Н.Бутаева да. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев