Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Ак калфак" милли йолаларны яңарта

29 ноябрьдә район үзәк китапха­нәсенә ак калфаклы гүзәл ханымнар җыелды. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Саба бүлекчәсенең чираттагы утырышында милләтебез өчен янып яшәүче, үзеннән нинди дә булса өлеш кертергә тырышучы хатын-кызлар катнашты. Ул милли гореф-гадәтләрне саклауның халык һөнәрчелеген, кул эшләре, бәйрәмнәр һәм...

29 ноябрьдә район үзәк китапха­нәсенә ак калфаклы гүзәл ханымнар җыелды. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Саба бүлекчәсенең чираттагы утырышында милләтебез өчен янып яшәүче, үзеннән нинди дә булса өлеш кертергә тырышучы хатын-кызлар катнашты. Ул милли гореф-гадәтләрне саклауның халык һөнәрчелеген, кул эшләре, бәйрәмнәр һәм йолаларны, рухи белем бирүне яңартуны да үз эченә алды.

"Ак калфак"ның төп эшчәнлеге татар хатын-кызларының мәнфә­гать­ләрен кайгыртуга, туган телебезне саклау, милли го­реф-гадәтләребезне торгызуга юнәл­дерелгән.

-Безнең максат - яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү, мөслимәләр белән очрашулар аша динебезнең асылын аңлату, көндәлек киемдә милли үрнәкләрне кертүгә ирешү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бу юнәлештә "Ак калфак" бүлекчәләрендә ел дәвамында төрле чаралар уздырабыз, - ди оешманың район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсем Батырханова. - Районыбыз китапханәләре белән берлектә "Ак калфак"лылар 2014-2015 ел дәвамында районыбызның 50 мәчете тарихын өйрәнде, авыл халкы сөйләгәннәрдән язмалар җыйды, фотосурәтләр туплады, текстлар компьютерда җыелып, татарчадан русчага тәрҗемә ителде. Хәзер язмалар редакцияләнә, булачак брошюраның эскизы эшләнде. "Ак калфак"лыларның хыяллары зурдан. Шәҗәрәләр төзү, димчелек буенча эш башлау, мәктәпләрдә укучы кызларның "Ак калфак" бүлекчәләрен оештыру турында да уйлары бар.

Милләтебезне яшәтү, аның кыйммәтләрен киләчәк буынга тапшыру өчен бүген кем дә булса күркәм гамәл кыла икән, бу сөенечле хәл. Утырышта алар белән якыннан таныш­тык. "Халкымның күңел бизәкләре" күргәзмәсендә дә кул эше осталарының күп кенә хезмәтләрен күрергә мөмкин иде. Явлаштау, Олы Нырты, Кызыл Мишә, Курсабаш бүлекчәләрендә эшләүчеләр үз хезмәтләре турында сөйләде.

Кызыл Мишә авылыннан Рәсимә Әхмәтованың чигелгән ашъяулык, тастымал, картиналарын, бәйләү эшләрен күреп сокландык. Рәсимә ханымның татар бизәкләре белән чигелгән кул эшләре чит илләргә дә киткән хәтта. 2013 елда узган Универсиада һәм башкалабыз сабантуйларында да ул чиккән тастымал, ашъяулыкларны яратып алганнар. Байлар Сабасыннан Лилия Вафинаның да чигүле мендәрләре чит илдәге милләттәшләребезне сөендерә. Калфак чигү, курчак тегү осталары да үз эшләнмәләре белән сокландырды бу көнне.

Утырышта районда яшәп китап­лар чыгарган хатын-кыз авторлар да катнашты. Шагыйрәләр Илмира Гыймаева, Миңнегөл Манихова, проза әсәрләре язучы Гөлсинә Галимуллина татар хатын-кызларын, аналарны зурлаган әсәрләре белән таныштырдылар. "Ак кал­фак"лылар район музеена куелган хатын-кызның борынгы бизәнү әйберләре һәм музей эшчәнлеге белән дә кызыксынды.

Зәмирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев