Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алан-Елганың яңа бизәге

Шекше авыл җирлеге биләмәсендәге авылларның социаль йөзе матур йортлар, ә табигате чишмәләргә яңа бизәкләр өстәлүе белән ямьләнә.

Әйтик, Сәрдәдә туган шәхси эшмәкәр Рәис Дәүләтшин (Сабада яши) авылдашларын чишмә төзекләндереп, узган ел куандырган булса, быел аның үрнәгендә Алан-Елганың тау итәгендә чишмәгә яңа сулыш бирүгә Кавиевлар алынды. Ул гади чишмә генә түгел, стенасы тигез ак ташлар белән өелеп, түбәсе черепица белән ябылган, кыйммәтле төзелеш материалларыннан зәвыкле, затлы эшләнеше белән таң калдырды. Чишмә янәшәсендә авылдашларына төрле чаралар, гаилә бәйрәмнәре уздыру мөмкинлеген дә күздә тотып, заманча стильдә челтәрле орнаментлар белән эшләнгән ял итү урыны да сокландырды.

Чаллы "КамАЗ" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары Ришат Кавиевның шәхси инициативасы белән төзекләндергән чишмә 4 август көнне кичке сәгать биштә барлык авыл халкы җыйналып, азан әйтелеп, Корьәннән сүрәләр укып тантаналы төстә ачылды. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов: "Хөрмәтле авылдашыбыз Ришат Нәфыйк улының безгә күрсәтелгән игелекле ярдәмнәре гел булып тора. Аның ел саен Сабантуйның баш батырына махсус бүләк алып кайтып тапшыруы барыбызга да мәгълүм. Быел хоккей мәйданчыгына 80 мең сумлык кар көрәү техникасы бүләк итте. Мәчет өчен дә аның ярдәмен һәрдаим тоеп торабыз. Изге Рамазан аенда авыл халкы өчен кылган изге гамәлләре үзенә хисапсыз булып кайтсын дигән теләкләребезне һәм олы рәхмәтебезне җиткерәбез",- диде.

Яшәешебезне Ришат Кавиев кебек олы җанлы, юмарт күңелле ир-егетләребезнең күркәм эшләре ямьләндерә.

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев