Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алдакчы ярдәм сораса...

Россия Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе үзләрен телефон аша республика идарәсе хезмәткәрләре итеп таныштырып, алдакчылык белән шөгыльләнүчеләрнең күбәюе турында хәбәр итә.

Алдакчылар интернет яки башка җиргә эш эзләүләре турында белдерү урнаштыручыларның телефоннарына шалтыраталар һәм үзләрен салым идарәсенең кадрлар белән эшләүчеләре итеп күрсәтеп, төрле чаралар үткәрүгә булышлык күрсәтүләрен сорыйлар. Кешеләрне үз кесәләреннән акча чыгартуга этәрүнең вариантлары шулкадәр төрле ки, аларның барсын да тасвирлап бетерүе һәм, алдана күрмә, дип киңәш бирүе дә кыен. Гражданнарны мошенниклык корбаны булудан йолып калу максатында Федераль салым хезмәтенең респуб­лика идарәсе үзенең интернет-сайтына районара инспекцияләрнең эшчәнлеге һәм салым органнарында үткәрелүче чаралар турында мәгълүмат урнаштырды. Мәгълүматны шулай ук салым түләүчеләр белән эшләү бүлегенә (8(843)235-13-70, 8(843)235-13-67), канцеляриягә (8(843)235-11-04, 8(843)235-11-06) шалтыратып та алырга мөмкин. Элемтәгә керүчеләргә идарә җитәкчесе һәм урынбасарларының кабул итү бүлмәсе телефоннарын бирәчәкләр һәм ярдәм күрсәтүне сорап шалтыратучының алдакчы икәнлеге ачыкланачак.

Район салым инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев