Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Армиягә китә егетләр [+фоторепортаж]

Быел язгы чакырылыш кампаниясенең сроклары кыскартылды. Шуңа күрә июнь ахырына кадәр егетләр армиягә китеп бетәргә тиеш.

Бүген, 23 июньдә Татарстан хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары буенча бүлегеннән тагын 7 егет Россия Кораллы Көчләре сафларына озатылды. "Бу партия Саратовта хезмәт итәргә җибәрелә, ләкин үзгәрергә дә мөмкин дигәннәр. Кайса барса да, исән-сау әйләнеп кайтсын",- диде Теләче районы Максабаш авылыннан улы Рәмисне армиягә озатучы Рөстәм Сөнгатуллин. Сабадан Әлфия һәм Расих Габделхәевлар улларын, Сәлимә һәм Әмир Шакировлар оныкларын хәрби хезмәткә озаттылар.
-Бер ел вакыт тиз үтеп китә. Барыгызның да ЧПларсыз хезмәт итүегезне, исән-сау кайтуыгызны телим. Сезне өйдә көтәләр",- диде Татарстан хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары буенча бүлеге начальнигы Фәнис Закиров егетләр автобуска утырыр алдыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев