Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җир җимертеп бакчада яшелчә үстерә.

Килешерсез микән, авылларыбыз әби-бабайларыбыз белән ямьле. Кайберләре акыллы сүзләре, зирәк фикерләре, ихлас елмаюлары белән яшәү көче өсти. Юмарт, кече күңелле булулары белән җанны җылытучы өлкәннәребез дә бар. Өчиле авылында яшәүче Хәлимә әби Нигъмәтҗанова дә ихласлыгы, үз яшенә күрә чибәрлеге белән үзенә тарта. 82 яшьлек әбекәй, авылның үзенчә әйтсәк, җир җимертеп...

Килешерсез микән, авылларыбыз әби-бабайларыбыз белән ямьле. Кайберләре акыллы сүзләре, зирәк фикерләре, ихлас елмаюлары белән яшәү көче өсти. Юмарт, кече күңелле булулары белән җанны җылытучы өлкәннәребез дә бар. Өчиле авылында яшәүче Хәлимә әби Нигъмәтҗанова дә ихласлыгы, үз яшенә күрә чибәрлеге белән үзенә тарта. 82 яшьлек әбекәй, авылның үзенчә әйтсәк, җир җимертеп бакчада яшелчә үстерә. "Кабачикларым гына да 53 данә булды, сорап килүчеләргә дә биреп җирәм. Менә бакчама горчица үләне чәчеп куйдым әле, туфракны күпертә ул, бик яхшы", - дип газета укучыларга да киңәшен бирде. Бик күп операцияләр дә кичерергә туры килгән үзенә. "Йоткылыгым да үземнеке түгел, куйдылар. Үземнеке булмаса да, төнлә белән дә "сөйләшәм" мин аның белән, бер-еребезне аңлашабыз", - дип шаяртып та ала. Арча районы Мөрәле авылыннан Өчилегә килен булып төшкән кыз тормыш иптәше белән өч бала үстерә. Килен булып төшкәч тә, авыл хуҗалыгында төрле хезмәтләр башкара, аннан соң авылдашларына хат, газета-журналлар тарата. Мәдәнияттә эшләгән елларының гадәте бүген дә сүрелмәгән. Авылда үткән мәдәни чараларда актив катнаша. Йорт-җи­рен тәртипләп торучы әбекәйнең өс­тәлендә намазлык, тәсбих, тәрәз төпләрендә яран һәм тамчы гөлләре кызарып чәчәк атып утыра. Авылларыбыз тәрәз төпләрендәге җете кызыл чәчәкле гөлләре, Хәлимә әби кебек эчкерсез, җитез, өлкәнәйгәч тә тормыш матурлыгын күрә белгән әбекәйләр белән ямьле шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев