Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

АВЫЛЫМ КИЯҮЛӘРЕ

Кечкенә генә авыл булса да, Мәртендә мәдәни чаралар әледән-әле булып тора. Шушы көннәрдә үткәрелгән "Авы­лым кияүләре" кичәсе дә - моның ачык мисалы.

Мәдәният хезмәткәрләре Мәртен кызларын үзләренә яр итеп сайлаган ир-егетләрне көч сынаштырдылар. Иң кызыгы да шунда: катнашучыларның барысы да Туктар авылы егетләре иде. Алар мәктәп елларын, кызлар янына йөргән кичләрен, туй көннәрен, тарихка кереп калган истәлекле мизгелләрне хәтерләрендә яңарттылар. Скакалкада сикерү, туп спортында да, инде өлкән яшьтә булсалар да, сынатмадылар. Сайлаган ярлары белән "Күгәрченнәр" ярышында көндәлек тормышта да матур итеп, тату яшәүләре чагылыш тапты.

Концерт номерлары белән аралашып барган бәйгедә, 50 балл жыеп, беренче урынга Раян Мостафин лаек булды. Икенче урынны, аннан ике генә баллга калышып, Мулланур Ганиев алды. Өченче призлы урын Габделнур Кәшиповка бирелде.

Катнашучылар бүләкләнгәч, бәйрәм кичке уен белән дәвам итте. "Биш пар", "8 Март", "Наза" уеннары бик күпләрне яшьлегенә алып кайткандыр. Клуб мөдиребез Рәсимә Хафизовага хезмәтендә уңышлар теләп, мондый чараларны тагын уздырырбыз әле, диясе килә.

Гүзәлия Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев