Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бакчаларга чират бетә [+фото]

Билгеле инде, баласын бакчага урнаштыруга һаман үсә, зурая барган Байлар Сабасында яшәүче әти-әниләр аеруча мохтаҗ. Хәзерге көндә барысы 104 нәни гражданин сабый чагы узачак "икенче йортына" чираты җиткәнен көтә.

Район үзәгенең көнчыгышында исәп буенча 6нчы балалар бакча төзелеше менә шул ихтыяҗны күздә тотып башланды.

-120 балага исәпләнгән объектка беренче субайларны "Ак таш" җәмгыяте төзүчеләре март аенда сукканнар иде,- ди оешма прорабы Илдус Газизов.- Инде стенасы өелеп, түшәмнәре куелып, штукатурлау эше бара, сантехниклар подвалда су, җылылык торбалары, электриклар - ут, элемтәчеләр телефон, компьютерларга килә торган чыбыкларны суза. Котельный эшләнде, аннан җылылык үткәргечләр, балаларның иминлеген күздә тотып, монолит аша сузылачак. Җыеп әйткәндә, объектта уртача 50дән артык төзүче эшли. Түбә ябарга керешергә бары тик яңгыр гына комачаулый. Хәер, алай дип әйтү дә дөрес булмас. Чөнки таш яуса да, эшне 20 августка төгәлләү бурычы куелды.
Төзүчеләрнең 75,93 миллион сумлык объектта билгеләнгән вакытка сыешачакларына шикләнмәскә мөмкин. Моннан тыш Шәмәрдәндә дә реконструкциядән соң, 140 урынга исәпләнгән "Теремок" балалар бакчасы ачылу алдында тора. Биредә "Газпром" җәмгыятеннән бирелгән акча һәм район бюджеты хисабына 15,3 миллион сумлык эш башкарылды. "Теремок"ның ачылганын чиратта торучы 62 ата-ана көтә. Әлбәттә, нәниләрен өйләреннән йөртү урыны якынаюга сөенеп, башка бакчалардан да күчерәчәкләр. Хәзергә райондагы мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре 1-7 яшьлекләрнең 88 процентын колачлый. Сабада һәм Шәмәрдәндә ачылган яңа бакчалар аларга чират проблемасын тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X