Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Бала сорый дип кирәкмәгән әйбер сатып алырга ашыкмагыз, гел үз дигәнен генә эшләтеп өйрәнгән бала үскәч тә шуны куа»

"Бала күңеле уңдырышлы җир кебек, җиргә нинди орлык төшә - шул шытып чыга", - дигән күренекле галим Ризаэтдин Фәхретдин.

Бу сүзләрнең хаклыгына үзенең 33 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Кадрия Рафаэль кызы Шакирҗанова мең кат инанган.

Балалар дөньясы - аерым бер серле дөнья. Биредә шуңа күрә дә сабый күңелен үтәли күрүче, йөрәге саф җаннар гына хезмәт итә ала. Язмам герое Кадрия ханым нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен балаларның яраткан апаларына, икенче әниләренә әйләнгән. "Гомерем буе җаным теләгән эш башкардым, эшкә килеп шул сабыйларның самими йөзләрен күрүгә бөтен борчу-мәшәкатьләрем онытыла", - ди ул.

Минзәлә районы Татар Мөшеге авылы­ның данлыклы "Шифа" чишмәләренең суын эчеп үскән кыз кечкенәдән тере, кыю була. Әти-әнисе колхоз эшеннән бушамасалар да, кызга уку бик җиңел бирелә. Гел бишкә укуы өстенә, иң активлардан да була, җырлый, ул чакта гөрләп торган дружина советы рәисе вазифасын башкара. Кем булырга?- дигән сорау белән озак уйланмый, Казан шәһәренә педучилищега укырга китә. Имтиханнарга кергәндә "җырлап керәсең - җырлап чыгасың," дип группадашлары соклана аңа. Әлеге уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, 1981 елда Сабага килен булып төшкәннән бирле ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кайчандыр Кадрия ханым тәрбияләгән әти-әниләрнең бүген инде үзләренең балалары тәрбияләнә. Тәпили генә белә торган нәниләрне йөрергә, елый гына белгәннәрне сөйләшергә өйрәтеп, калак тота белә башлаганнарына сөенеп 33ел гомернең узганын сизми дә калган ул. Үзе тәрбияләгән балаларның тормышта югалмауларына куана, уңышсызлыкларына көенә, һәрберсенең алдагы тормышы белән хәбәрдар булып яши. "Берәрсе урамда исәнләшми китсә, йөрәгемә якын алам. "Мин алты ел буена исәнләшергә дә өйрәтмәдем мени соң сине?"- дип сорамый булдыра алмыйм. Аларның һәрберсе газиз, якын шул миңа",- ди ул. Тәрбияче булмасам да аңлашыла, бүген балаларда мәгълүмат, яңалык шулкадәр күп, аларны кызыксындыру, нәрсәгә дә булса җәлеп итү, мавыктыру җиңелләрдән түгел. Нинди генә алдынгы технологияләр кулланылса да, яраткан апаларының төрле әкият геройлары образларына кереп китап уку алымын берни дә алыштыра алмый, минемчә. "Исәнләшә, рәхмәтле була белү, яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтару кебек әдәп-әхлак үрнәкләрен гади генә мисаллар аша балалар күңеленә салырга тырышабыз. Кечкенәдән үз киемен үзе кияргә тырышу да - мөстәкыйльлеккә өйрәтүнең бер алымы",- ди тәҗрибәле тәрбияче. Бүген Кадрия Шакирҗанова җитәкләгән икенче кечкенәләр төркемендә (3-4 яшьлек) 28 бала йөри. Ул аларның һәрберсе турында яратып сөйли, аерым шәхси үзенчәлекләрен бәяли, һәрберсенә күңел җылысын тигез бүлеп, аналарча кайгырта. Шуңа да балалар гына түгел, әти-әниләр тарафыннан да ихтирам зур аңа. "Эш дәверендә күп сынадым, бала бакчада үзен ничек тотса - үскәч тә шулай дәвам итә. Әти-әниләргә шуны киңәш итәр идем: бала сорый дип кирәкмәгән әйбер сатып алырга ашыкмагыз. Гел үз дигәнен генә эшләтеп өйрәнгән бала үскәч тә шуны куа. Кирәкле, баланың аң-акыл үсеше өчен файдалы әйбер алырга тырышыгыз. Баланы ярату ул - аның һәрбер капризын үтәү түгел, киресенчә, аның белән күбрәк шөгыльләнү, китап яратырга өйрәтү, гомумән, аның өчен яшәү", - ди К.Шакирҗанова.

Эшендә балаларның яраткан тәрбияче апалары булса, гаиләсендә олы йөрәкле ана, кадерле дәү әни ул. Изге киңәшләрен улы Рамилгә, кызы Ләйләгә, дүрт оныгына биреп, алар дип җан атып яши. Ире Ринатның яшьли фаҗигале үлеменнән соң, балаларына әти дә, әни дә булырга туры килә. Авырлыкларны сынмый-сыгылмый җиңәргә көч таба. 32 ел кайнанасы белән дус-тату, башкалар көнләшерлек итеп яши, әби быел гына хәер-догасын калдырып вафат була. Кыскасы, үзе әйткәнчә, көчле рухы аңа бөтен сынауларны җиңеп чыгарга булыша.

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев