Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балалар думасында яңа спикер

Балалар иҗат үзәгендә Район балалар думасының чираттагы сессиясе узды.

Утырышның көн тәртибе буенча район балалар думасы спикеры Илзирә Газизованың беренче ярты еллыкка хисабы тыңланды, яңа спикер сайланды һәм комитет җитәкчеләре билгеләнде. Алга таба Саба полициясенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Илфат Зәкиев һәм "Костёр" лагерында катнашкан Юлбат урта мәктәбе активисты Фирүзә Галләмова чыгыш ясады, "Мин һәм минем командам" конкурсына нәтиҗәләр ясалып, карар кабул ителде. Шулай ук утырышта узган конкурсларга йомгак ясалып, алда уздырыласылары белән таныштырылды. Район балалар думасы спикеры итеп Саба кадет-интернат мәктәбе укучысы Алинә Вәлиева билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев