Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

БАЛАЛАР ТӘМЛЕНЕ ЯРАТА

Шушы көннәрдә Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләрдә эшләүче пешекчеләр өчен "Сыйфатлы туклану һәм санитария кагыйдәләре таләпләре"енең үтәлешенә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.

Бакча мөдире Сәрия Мөхәммәтгалиева коллектив эшчәнлеге белән таныштырды. Тәрбиячеләр Флера Шәйхуллина һәм Ләйлә Исмәгыйлова төркемендәге балалар "Туклану - сәламәтлекнең нигезе" дигән темага сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр.

Киләсе елда балалар туклануы менюына кертеләчәк үзгәрешләр буенча пешекчеләрнең фикер-тәкъдимнәре тыңланды. Аннары кеше хокукларын һәм кулланучыларны яклау федераль хезмәтенең Саба районы буенча территориаль бүлеге баш белгече Гөлназ Гарифуллина чыгыш ясады. Ул пешекчеләрне район балалар бакчаларында булып узган планлы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды, күзәтелгән кимчелекләргә анализ ясады. Район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Айгөл Димөхәммәтова куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә, дөрес һәм сыйфатлы туклануның мөһимлегенә, продукциянең санитария кагыйдәләре һәм нормалары таләпләре нигезендә сакланырга һәм эшкәртелергә тиешлеген ассызыклап йомгаклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев