Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

БАЛАЛАРНЫ СӨЕНДЕРИК

Районыбызда Саба муниципаль районы башкарма комите­ты тарафыннан игълан ителгән "Уенчыкларга - яңа сулыш" дигән акция дәвам итә.

Һәркемнең өен­дә балаларыннан, оныкларыннан калган уенчыклары бадыр, ә кайсылары бөтенләй яңа, тотылмаган килеш сакланадыр. Хәзер кирәксезгә әйләнгән әлеге "балачак хатирәләре"нең кемдер өчен бик тә кирәк булып куюы бар. Әлеге акция кысаларында андый уенчыкларны җыеп, районыбызның балалар бакчаларына һәм авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга таратырга кирәк дигән карарга киленде. Уенчыкларның чис­та, тузмаган, таушалмаган булуы шарт. Бу чарадан беребез дә битараф калмасак иде. Сезнең йөрәк җылыгыз кушып бирелгән бүләгегез бер генә сабыйны сөендерсә дә, аның эчкерсез шатлануы тормышыгызга тагы да ямь өстәр иде. Уенчыкларны 25 ноябрьгә кадәр башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә (адресы: Мәктәп урамы, 31 б йорт, телефоннары: 2-45-89, 2-35-44) китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X