Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәби көтүләре хак булган

Районыбыз башлыгы Рәис Миңнеханов халык җыеннары булсынмы, ата-аналар җыелыш­ла­­рымы, терлекчеләр белән очрашулармы - демография мәсьәләсен күтәрми калмый.­

Авылларда балалар туу бе­лән кызыксына, демографик вәз­гыятьнең начараюына борчылуын белдерә. Моннан ике ел ярым элек Йосыф-Аланга салынган асфальт юлны ачу тантанасында да тасма киселгәннән соң, сүз авыл проблемаларына барып тоташты. Сыер савучылар яңа ферма мәсьәләсен кузгатканнар иде, район башлыгы аларга: "Булыр сезгә яңа ферма, тик балаларыгыз гына күп булсын, сабыйлар ел да туып торсын",- дип җавап кайтарды. Шунда сыер савучы Гөлшат Дәүләтҗанованың:

- Безнең балалар зур инде, әнә яшьрәкләр алып кайтсын,- дигәне истә калган.

Рәис Нургали улы аңа каршы: "Әле, сөбханалла, яшь күренәсез. Барыгыз да бер бәби алып кайтырлык яшьтә. Бер яшьлектә, бер картлыкта",- дип сөйләшүгә нокта куйды.

Шул вакыйгадан соң озак та үтмәде, авылда: "Гөлшатлар бәби алып кайта икән",- дигән хәбәр таралды. "Юкны сөйләмәгез, аларның улларының берсенә - 19, икенчесенә 18 яшь бит инде",- диеште кайберәүләр. "Акчасына кызыгып алып кайталардыр әле, хәзер хөкүмәт гаиләдә икенче яисә өченче бала туса, күп итеп акча бирә бит",- диючеләр дә булды. Мин шушы имеш-мимешләргә чик куярга теләп, Фәрит белән Гөлшатның икесен бергә туры китердем дә, читләтеп кенә сүз башладым. "Әйе, Данил абый, кеше белмичә сөйләми инде ул. Кыз булыр дип торабыз. Гөлшат гомере буе кыз алып кайтырга хыялланып яшәде. Үземнең дә кыз бала сөеп карыйсым килә",- диде Фәрит елмаеп.

Шулай итеп, Дәүләтҗанов­лар гаи­ләсенең бәби көтүе хак булып чыкты. Кыз бала сөячәкбез, диюләре белән генә ялгышканнар иде алар. Өченче балалары да малай булып дөньяга килде аларның. Җиде айдан туган кечкенә сабыйны күргәч, табиблар да "үсәрме икән?» дигәндәй мәгънәле генә башларын селкеп куя. Малай, аларга үч иткәндәй, ай үсәсен көн үсә. Данис инде хәзер тәпи йөри, сөйләшә дә белә.

-Кыз көткән идек тә - малай булды. Барыбыз да яратабыз үзен, тансыклап көткән сабыебыз бит. Ходай Тәгалә саулыгыннан гына аермасын,- ди Гөлшат бәхетле аналарда гына була торган шатлык белән елмаеп. Аның икенче балалары туып, 18 ел үткәннән соң өченче тапкыр әни булуы зур батырлыкка тиң адым, дияр идем.

Ә район башлыгы ышандырган ферма, чыннан да, төзелде. Авылда саву цехы булган, галерея белән тоташтырылган 200әр баш сыерга исәпләнгән ике торак-комплекс файдалануга бирелде. Мине иң куандырганы шул: биредә эшләүчеләрнең барысы да авыл егет-кызлары, киленннәре. Илдар, Гомәр, Рафил, Фәрит, Илһам, Нурфия, Рәфинәләр булганда ферма да, авыл да таралмас, балалар чыр-чуы да тынмас, диясе килә.

Данил Галләмов.

Калатау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев