Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Белем бәхетле итәр

Узган атнада Саба мәдәният йортында район, республика фән олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулаган иң тапкыр, зирәк укучыларны һәм аларның остазларын котлау тантанасы булды.

Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас, диләр. Әмма фәнсөярләргә бүләкләр зурдан, конвертлар шактый мулдан иде. Олимпиадаларда да укучыларда ныклы белем алуга, фәннәрне тирәнтен үзләштерүгә, дөньяны танып белүгә кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә. Әйтик, үрмәкүч ни өчен үзе үргән пәрәвезгә ябышмый яисә нигә зәңгәр чәч булмый - мондый сорауларга биология дәреслегеннән тыш, өстәмә китаплар укыган балалар гына дөрес җавап бирә ала. Фәннәргә кызыксыну уятуда укытучының эрудициясе дә зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә фәнсөярләрне котлау тантанасында олимпиадалар призерларының укытучыларын да зурладылар. Ә ата-аналарның белемле балалар тәрбияләүдә тоткан урыны турында әйткән дә юк. Укучыларны тәбрикләүдә катнашкан Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңннеханов үзенең чыгышында укырга яратучы сәләтле балалар үстерүдә гаиләнең роленә дә ныклы басым ясады. Фәнсөярләр тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт белдерде. Әйтик, кызлары өч ел рәттән республика призеры булган, быел рус әдәбиятыннан республика буенча абсолют 1нче, рус теленнән һәм җәмгыять белеменнән 2нче урыннар алган кызлары Алия белән Наилә һәм Зөлфәт Хөснетдиновлар ничек горурланмасыннар. Рус теле укытучысы Г.Байкиева да: "Искиткеч сәләтле кыз",- дип безгә Алиянең уңышларына соклануын белдерде. Шулай ук А.Хөснетдинованы тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән әзерләгән укытучы Л.Шәмсетдинова да сәхнәгә чакырылды. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X