Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Бер төргәк төшкән саен ун сум акча булды диеп сөенеп куябыз"

Авыл җирендә яшәүчеләр өчен печән вакыты элек-электән җаваплы саналган. Печәнлегең тулы булса гына кышны тыныч күңел белән каршылыйсың. Алдагы елгы корылыклар белән чагыштырганда үләннәр муллыгы быел шөкер итәрлек.

Халык яратып су коенырга, җиләккә йөри торган Бөрә урманы янәшәсендәге тимофеевка үләне дә мулдан үскән иде. "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе Килдебәк бригадасының алтмыш гектарлы болыны бу. Тимофеевка үләненә яңгырлар, чыннан да, килешкән. Йөздән артык печән төргәге тәгәрәшеп ята болында. Кояш кызуында иркенәергә өлгермиләр өлгерүен. Тиешле дымлылыкка кадәр кипкәч, төргәкләп амбардагы складларга урнаштырып баралар.

- Печән басуындагы матурлыкны күрергә вакыт каламы, - дип сорыйм, күп еллар хуҗалыкта эшләүче механизатор Тәлгать Сәйфетдиновтан.

- Көзгедән караганда артта калган төргәкләрнең матурлыгы күренә. Бер төргәк төшкән саен ун сум акча булды диеп сөенеп куябыз, - ди маңгай тирен сөртеп. - Төргәкләр массага карап арта, иртәдән кичкә кадәр эшләгәндә 100-120не дә җыябыз.

Маңгай тирен сөртеп эшләрлек шул. Үләннәр картайганчы, кабат яңгырлар яуганчы өлгергән үләнне җыеп җитешергә кирәк. Яңгырлар дигәннән, теземнәргә салгач та дымлы хәлдәге үләннәрне яңа технология буенча да әзерләп караганнар быел Килдебәктә.

- Юеш көннәрне, 20-30 процент дымлылык булганда консервант кулланып эшләдек. Бу әле яңа технология, үз тәҗрибәбездә сынап кына карыйбыз. Аларны да тиешле технологик таләпләрне үтәп, складларга алып кайтып өйдек. Алты-җиде айдан соң ашатылырга тиеш, яхшы саклана дип ышандырды кулланып караучылар. Тәҗрибәсе булганнардан өйрәнеп тә кайттык, - ди Килдебәк бригадасы җитәкчесе Хәлим Касыймов.

Кислота сыекчасы бер тоннага ике литр исәбеннән махсус җайланма ярдәмендә теземнәрдәге массага сиптерелә, шул рәвешле дымлы печән кибә. Бу як басудагы үләнне яңгырларга кадәр егып куйганнар. Җыеп алырга гына тоткарлык булган. Шулай да хуш исле печәнне аяз көннәрдә тиз арада җыйнап алырга өлгерделәр.

Язманың тулы вариантын газетабызда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев