Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәртеннең иң сөйкемле баласын ачыкладылар

Авылыбызда күмәк өмәләр һәм мәдәни чаралар бәйрәмнәрдән тыш та узып тора.

Әйтик, соңгы атналарның ял көннәрендә ир-егетләр җыйналышып зиратыбызны чистату белән мәшгуль булдылар. Авылдашлар ярдәме белән җыйналган акчага яңа өй ясап кую өчен бердәм эш башкарылды. Аның өчен җәйдән үк кирпече, комы, калае барлап куелган иде. Алга таба искергән коймаларын тимер челтәр белән алыштыру турында сүз бара. Мәңгелек йортыбызны тәртипкә китерүгә хезмәте кергән һәркемгә әҗер-саваплары мулдан булсын диясе килә.

Мәдәни чараларның чираттагысы 9 ноябрь көнне "Сөйкемле бала" дигән исем астында үтте. Бәйгедә 6 бала зирәклек, җитезлек, тапкырлык буенча көч сынаштылар. 8 турдан торган бәйге моңлы җырлар, дәртле биюләр, кичәнең темасына туры китереп язылган матур шигырьләр белән үрелеп барды. Балаларга "Иң сөйкемле", "Иң җитез", "Иң тапкыр","Иң зирәк", "Иң өлгер", "Иң моңлы" дигән исемнәр бирелде. Матур итеп җырлавы белән Илсаф Шәмсетдинов үзенә җәлеп итсә, өлгерлектә Сәйдәш Хафизовка тиңнәр булмады. Сөйкемле бала булып Әдилә Вәкказова танылса, җитезлектә (ягъни скакалкада сикереп иң күп очко җыюда) Фәнзилә Ганиева беренче булды. Тапкыр һәм зирәк балалар булып Муса Шәмсетдинов һәм Фәйрүзә Ганиевалар танылды.

Кичә ахырында хор белән "Кояш гомере телим" дигән җыр башкарылды. Каникул вакытында балаларның ялын җанландырып җибәргән клуб мөдиребез Рәсимә Хафизовага эшендә уңышлар теләп, алга таба да мондый чараларның кирәклеген җиткердек.

Гүзәлия Ганиева,

Мәртен авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X