Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бердәмроссиялеләр конференциясе

23 июньдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Саба җирле бүлекчәсенең XXIII конференциясе булды. Аның эшендә 99 делегат, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков катнашты.

Бүлекчәнең агымдагы чорга бурычлары белән башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Зарипов таныштырды. "Бүгенге очрашу муниципаль сайлауларга әзерлек кысаларында үткәрелә. Җирле үзидарә органнарын формалаштыру өчен 164 депутат сайланачак. Кандидатларны билгеләү өчен депутат мандатларына дәгъва итүчеләр арасыннан халык аларның кайберләрен сайлап алды. Сайлаучылар үзләренә ошаган, депутат вәкаләтен җиренә җиткереп башкара ала дип санаган кандидатураларны хуплап тавыш бирделәр. Тавыш бирү йомгаклары буенча, кандидатларның рейтингы билгеләнәде. Бу рейтинг исемлеге безнең җирлектә Партиядән кандидатлар күрсәтү өчен нигез булып тора. Без бүген бу исемлеккә кергән иптәшләрне яшерен тавыш бирү юлы белән сайлап та китәргә тиеш булабыз", - диде ул.
Конференциядә яшерен тавыш бирү өчен бюллетеньнәрне барысы 99 кеше алып, шуларның 98е барлык кандидатлар өчен тавыш бирде.
Соңыннан партиянең Татарстан төбәк бүлеге конферен­ция­сенә делегатлар сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев