Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

БЕЗ ДӘ УТЫРТТЫК

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күрсәтмәсен тормышка ашыру максатыннан, 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Урман хуҗалыгы министрлыгы табигатьне саклауны күздә тотып, "Татарстанның чис­та урманнары" акциясен игълан иткән иде.

Әлеге акциядән райондашларыбыз да читтә калмады. Безнең редакция коллективы да акциядә катнашты. Фикерләштек тә: "Ә нигә биләмәбезне тагын да матурайтмаска! Лаеклы ялга киткәч тә, бездән истәлек булып калыр",- дигән карарга килдек. Һәркем үзе алып килгән агачны утыртты. Шулай итеп, биләмәбездә чия, сырганак, гөлҗи­меш, дүләнә, алмагач һәм башка җимеш агачларыннан, декоратив куаклардан торган рәт барлыкка килде. Агачларның барсы да тамырланачагына, үсеп китәчәгенә ышаныч зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X