Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Безнең бакча – гөлбакча [+фото]

Мәктәп яны тәҗрибә участогы - балалар өчен аларга хас ачышлар ясау урыны ул. Укучы яз көне үзе утырткан бер кабак орлыгыннан көзен ялтырап торган сап-сары зур кабаклар җыеп алса яисә бер бөртектән 2-3 метрлы көнбагыш үскәнен күрсә, дулкынланмый калмас.

Безнең Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбенең бер гектарга якын мәйдан биләгән тәҗрибә участогында җиләк-җимеш бакчасы, яшелчә, чәчәкләр үстерү өчен аерым кишәрлекләр бүлеп куелган, тәҗрибәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылган.

Мәктәп коллективы елдан ел үзенең матур һәм могҗизалы бакчасы белән кешеләрне сөендереп тора.

2014 елда мәктәбебездә ремонт үткәрел­гәндә бакчада да эш алып барылды. Учас­ток һәр ягыннан киртә белән уратып алынды, бер зур һәм бер кечкенә капка туелды, автобус керү өчен плитәдән киң юл салынды, бакча сукмакларына плитә җәелде, чәчәклек мәйданы арттырылды. Урам ягыннан матур бизәкле капка аша киң брусчаткалы юл буйлап кергәндә ике якка утыртылган аллы-гөлле чәчкәләр күзләрне иркәли.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Эльвира Кәримуллина,
Эзмә урта мәктәбе укытучысы.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев