Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Биш сум чыкмый, өч сум керми

Авыл җирендә эшләү нинди ел килсә дә җиңел булмады. Өстәвенә җитештергән продукцияне сату бәясе дә түбән.

Ә терлек азыгы, бөртеклеләр игү, ит-сөт продукциясе җитештерү өчен иң элек күпмедер күләмдә акча кертмичә эш бармый. Халыкның үзенчә әйтсәк, биш сум кертмичә, өч сум алып булмый. Бәяләрнең котырып үсүе чәчү алдыннан проблемаларны тагын да арттырды. Шулай да җиргә аз чыгым тотып, нәтиҗәле эшләү төп максат. Язгы кыр эшләренә санаулы гына көннәр калып барганда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Гөлназ Нигъмәтҗановага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Игенчеләрнең төп бурычы - чәчү структурасын дөрес планлаштыру, җирдән хуҗаларча файдалану. Хуҗалыкны алып бару өчен мөһим булган ихтыяҗдан чыгып, бөртеклеләр, терлек азыгы культуралары чәчүне һәр агроном алдан ук планлаштыра. Көзге культураларны алынган анализлар буенча канәгатьләнерлек дип әйтә алабыз. Кузаклы культура буларак, быел борчак игеләсе мәйданнарны арттыру күздә тотыла. Борчак терлекләр өчен аксымга бай ризык булса, туфракның да составын яхшырта, йомшарта. Орлыклары җитәрлек, һәр хуҗалыкта да кирәк кадәр күләмдә тупланган, - дип башлады ул сүзен.

- Хуҗалыклар ашлама алуны кредиттан башка гына хәл итә аламы?

- Узган ел бөртеккә өстәмә көч бирер өчен бер гектарга уртача 54 килограмм ашлама кертелгән. Быел бәяләрнең бик югары булуы сәбәпче, бер гектарга тәэсир итү көчендә 40 килограмм кертү планлаштырыла. Аның берникадәр өлеше узган елгы чәчү мәйданнарына карата, республика бюджеты хисабыннан бирелә. Әмма бу планлаштырылган югары уңыш алу өчен җитәрлек күләмдә түгел. Кар эрүгә җир эшкәртү, ашлама кертү, чәчү эшләре башланып китә. Югары уңыш алуны планлаштырган хуҗалыклар калган өлешен үз мөмкинлекләреннән чыгып сатып алырга тиеш була.

- Күпьеллык үләннәр чәчү һәм бәрәңге утыртуда үзгәрешләр бармы?

- Хуҗалыкларда мал саны арта, терлек азыгы культурасы игеләсе мәйданнарны берничектә киметү мөмкин түгел. Күпьеллыкларның мәйданы - 11700 гектар. Искергән мәйданнар ел саен яңартып барыла.

Бәрәңге үстерү мәйдан­нарын арттырган хуҗа­лык­ларга республика да ярдәм итәргә җыена. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәрәңге мәйданын бер гектар арттырган хуҗалыкларга, фермер хуҗалыкларына - 10 мең сум күләмендә акча түләячәк. Бәрәңге үстерү мәйданнары узган елдагыча кала икән, һәр гектарга 5 мең сум субсидия алачак. Район хуҗалыкларында "икенче икмәк"не 300 гектар мәйданда утырту бурычы куелды. Әмма соңгы еллардагы корылык һәм финанс мөмкинлекләре булмау нәтиҗәсендә бәрәңге орлыгы сортын яңарту тиешле дәрәҗәдә булмады. Мул уңыш бирүче яңа сортлар барлау буенча эш бара. Фермер хуҗалыкларына килгәндә, бәрәңге игүче хуҗалыклар юк дәрәҗәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев