Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бөртеген дә югалтмыйк [+фоторепортаж]

12 августка район хуҗалыкларында 11 мең гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынып, 10500 гектарда суктырылган (45%). Урып-җыюның барышын, эшләрнең сыйфатын контрольдә тоту өчен районның сыйфат комиссиясе дә кырларга чыкты.

12 августта, озак еллар җитәкче вазыйфаларын башкарган, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Раиф Ши­һа­биев, Татарстан респуб­ликасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Николай Дмитриев, АПК һәм барлык тармак профсоюзлары комитеты рәисе Дания Галимуллина һәм районның баш агрономы Гөлназ Нигъмәтҗанова составындагы комиссия "Нырты", авыл хуҗалыгы предприятиесендә, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" бригадасы Кибәче бүлекчәсендә, "Шытсу" җәмгыятендә булды. Без килгәндә "Нырты" предприятиесендәге алты кырлы арпа кырында ике комбайн эшли иде. Бу басуга яңгырның саранланып кына төшүе күренә: арпа кыска һәм сирәк. Өстәвенә суктырып киткән комбайн артыннан бөртекләр генә түгел, башаклар да төшеп калган. Комиссиянең үткер күзеннән бер ни дә читтә калмый. Комбайнчылар эш барышында килеп чыккан хаталарны төзәтеп, алга таба боларны булдырмаска вәгъдә итеп калды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев