Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

БУЛАЧАК ГАЛИМНӘР ФОРУМЫНДА

Бу атнада Казанның 17нче татар гимназиясе базасында узган Г.Ибраһимов исемендәге V республика фәнни-гамәли конференциясенә районыбызның гомумбелем бирү мәктәпләреннән 11 укучы һәм 1 укытучы чакырылган иде.

Конференция башланыр алдыннан анда катнашучылар Галимҗан Ибраһимовның республикада бердәнбер саналучы музеенда да булдылар. Конференция барышында дәрәҗәле жюри тәкъдим ителгән эшләрне караганнан соң, Саба гимназиясеннән Ильвина Мөбарәкҗанова (укытучысы Г.Гомәрова), Диләрә Әһлиуллина (укытучысы М.Кәримова) - 1 дәрәҗә, Шәмәрдән лицееннан Алия Исмәгыйлева (укытучысы Д.Хәева), Олы Арташ гомумбелем бирү мәктәбеннән Зилә Мөхәммәтҗанова (укытучысы Р.Мөхәммәтҗанов) - 2 дәрәҗә дипломнар белән, Шәмәрдән лицееннан Айсинә Исмәгыйлева (укытучысы Г.Мулласалихова) Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук Олы Арташ мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рөстәм Мөхәммәтҗановка конференциядә уңышлы чыгыш ясаганы өчен ТР фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: forum