Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәяләргә чама хисе кирәк

Беркөнне ягулык станциясенә барып, машинама бензин салдым. Бәясе күтәрелде, диләр. Әйдә, ярар, барыбер салыгыз, без моңа ияләнгән инде, мин әйтәм. Бер атнадан тагын шул ук хәл кабатланды.

Безне, хайваннарны өйрәткән шикелле, бәяләр күтәрелүгә ияләндерделәр ияләндерүен. Әмма бу бер дә дөрес хәл түгел бит, җәмәгать. Чама хисен югалтсаң, өйрәтелгән аю да дрессировкалаучыга ябышырга мөмкин. Менә газета укып утырам: август-октябрьдә бензин бәяләренең 0,5-1,5 сумга артуы көтелә дигәннәр. Моңа күмәртәләп сату бәясенең артуы сәбәпче икән, имеш. Ә анысын кем күтәргән? Ягулык бәяләренең артуы күп әйбернең кыйммәтләнүенә китерә бит. Беркөнне халык хәленә кереп, Иштуганда икмәк пешерә башлаган Илсур Әхмәтшин белән сөйләшеп тордым. Аңа: "Рәхмәт сиңа, кибетеңә продукция кайтып тора, ипи дә пешерәсең",- дидем. Әмма эшмәкәр моңа каршы: "Шулаен шулай да. Утка бәяләрнең артуын беләсеңдер. Күпмегә түзеп булыр?" - дип кенә куйды. Ягъни йә икмәк бәясен күтәрәсе, йә пешерүне туктатасы була диюе иде бу аның. Шул чакта элек бер сумга алты ипи алган чаклар искә төшеп, күңел тулып китте.

Дөрес, хәзер ни теләсәң - шул бар кибетләрдә. Ләкин тулар-тулмас бер сумка әйбер алсаң да, мең сумыңны чыгарып түләргә әзер тор. Җитмәсә пенсионерларның яшәү минимумы да азрак - 5709 сум. Без ни өчендер азрак ашарга тиеш булып чыгабыз. Пенсиясе 5 меңгә тулмаганнар нишләргә тиеш? Акча эш яшендәгеләр дә җитми. Алар чарасызлыктан кредит колына әйләнә.

Мине, Хәлил зарланырга ярата ул, дип әйтәләрдер инде. Зарлануым түгел, тормыш чынбарлыгын гына чагылдыруым бу, җәмәгать. Халык фикерен язам.

Хәлил Мортазин.

Иштуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X