Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызларыбыз!

Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз

. Район Советы, башкарма комитеты һәм районыбызның барлык ир-атлары исеменнән җиткерелгән ихлас тәбрикләү сүзләребез сезнең наз белән тулы күңелләрегезне җылытсын, йөрәкләрегезгә шифа өстәсен. Сез үзегезгә йөкләнгән бурычларны уңышлы үтәп баруыгыз, җәмәгать тормышында актив булуыгыз һәм шул ук вакытта ягымлы, чибәр булып калуыгыз белән сокланырлык хисләр уятасыз. Хатын-кызларга гына хас бу гүзәл сыйфатларыгыз бетмәсен, туганнарыгызның, якыннарыгызның җылысын, мәхәббәтен, гаилә бәхетен тоеп яшәгез. Йортларыбызның яме, гаилә учагының җылысы, балаларыбызны наз белән чолгап алып, аларга берни дә кызганмавыгыз, чиксез түзем-сабыр булуыгыз, безне яратып яшәвегез, тынычлык һәм яхшылыкка өндәвегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәк тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын, гел елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телибез. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X