Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйрәм ямен янгын алмасын

Яңа ел бәйрәмнәре - ул массакүләм иртәләр, ял кичәләре һәм иминлекне, әлбәттә, кайгыртып та чаралар күрү чоры. Бәхетсезлек килеп чыкса, бәйрәмнең ни яме кала!

Шуңа күрә Яңа ел чаралары үткәрелгән мәктәпләрдэ, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында, халык күпләп йөри торган башка объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче җаваплы кешеләр үз вазифаларына аеруча җитди карарга бурычлы. Яңа ел чаралары башланыр алдыннан оешма җитәкчесе барлык бүлмәләрне, керу-чыгу юлларын җентекләп тикшерергә, янгын сүндерү чаралары, элемтә һәм янгын автоматикаларының төзеклеген карарга тиеш. Барлык ачыкланган җитешсезлекләрнең мәдәни-массакүләм чаралар башланганчы бетерелүе зарури.

Мәдәни-массакүләм чаралар вакытында балалар белән дежур укытучы, сыйныф җитәкчеләре яисә тәрбиячеләр булуы, аларның янгын куркынычсызлыгы таләпләре, балаларны эвакуацияләү тәртибе белән кабат таныштырылган булуы шарт. Бәйрәм чыршысы тотрыклы жиргә урнаштырылырга, чыгу юлларын капламаска, чыршыга утлар электр жайланмалары кагыйдәләре таләпләрен үтәп урнаштырылырга тиеш.

Чыршыны бизәгәндә иллюминация өчен шәм, бенгаль утлары, фейерверклар куллану тыела. Петардалар, фейерверклар, ракетницлар кебек пиротехника төрләрен урамда куллану өчен каралган.

Бәйрәм чараларын үткәрелгән биналарда тәрәзәдэге тимер рәшәткәләрне бикле тотарга; дугалы прожекторлар, шәм, хлопушка һәм башка янгын чыгарырга мөмкин булган җайланмалар кулланырга; чыгу юлларын өстәмә куелган урындыклар һәм башка мебель белән капларга; тамаша вакытында бүлмәдәге бөтен утларны сүндерергә; билгеле нормадан артык кеше чакырырга ярамый.

Янгын чыга калса, беренче чиратта ярдәм сорап янгын сүндерү бүлегенә шалтыратырга кирэк. Бинада булган барлык халыкны куркыныч булмаган эвакуация юлларындан тышка, янгын куркынычы янамый торган урыннарга чыгарырга кирәк. Кул астында булган янгын сүндерү жайланмалары белән, үзеңә зыян килми торган очракта, утны сүндерүне башларга һәм ярдәмгә килүче янгын сүндерү машиналарын каршы алуны оештырырга кирэк.

Айнур Галимуллин,
районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев