Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН!

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һәрвакыттагыча, 10 ноябрьдә җәмәгать тәртибен саклаучыларны, гражданнарның иминлеген тәэмин итүчеләрне, беренче чакыру белән ярдәмгә килүчеләрне, үзләренең хезмәт һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәүчеләрне хөрмәтлибез. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча, закон, тәртип, шәхес, гражданин, җәмгыять сагында тора һәм район тормышында хокук бозу очракларының тискәре йогынтысын киметү өчен күп эшләр башкара.

Сез быелгы һөнәри бәйрәмегезгә дә уңай эш күрсәткечләре белән киләсез. Соңгы елларда полициядә хезмәт итүчеләрнең һөнәри һәм әхлакый сыйфатларына карата таләпләр сизелерлек артты. Җәмәгать тәртибе сагында торучыларны халыкка тагын да якынайту өчен күп чаралар күрелә. Полиция һәм җәмгыять арасындагы хезмәттәшлеккә үзара хөрмәт һәм әзерлек тормыш нормасына әверелергә тиеш. Хәзерге вакытта сезнең алга куелган бурыч әнә шундый.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Саба муниципальара эчке эшләр бүлеге коллективына җаваплы һәм катлаулы хезмәтләрендә уңышлар, районыбызда яшәүчеләр хакына намуслы хезмәт итүләрен, гаиләләренә, шулай ук ветераннарга нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев