Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чемпионатка эштә әзерләнәбез [+фото]

Су спорты ярышлары төгәлләнергә дә өлгермәде, республикабызда 2019 елда тагын бер чемпионат үтәчәге билгеле булды.

Татарстанның WorldSkills Генераль Ассамблеясенең Сан-Паулуда (Бразилия) узган утырышында һөнәр осталыгы буенча дөнья чемпионаты үткәрү хокукын отуын игълан иттеләр. Әлеге хокукны яулау өчен көрәшкән Париж (Франция) һәм Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләре дәгъвалаучылар исемлегеннән төшеп калды.

Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бразилиядә казанлыларга көч биреп торырга Россиядән мәртәбәле делегация килгән иде.

Чемпионат, аңа әзерлек белән бергә, республикада махсус һөнәри белемле яшьләр әзерләү сәясәтенә дә зур йогынты ясаячак. Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү икътисад үсеше белән турыдан-туры бәйләнгән, ә бу республика җитәкчелеге, аның лидеры Рөстәм Миңнеханов үз алларына куйган иң өстенлекле бурычларның берсе. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, WSC-2019 Казанда уздыру - аның күптәнге хыялы. «Зинһар өчен, миңа күптәнге хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итегез», - диде ул. Татарстан җитәкчелеге, республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән берлектә эшче һөнәрләрне популярлаштыру белән җитди кызыксына. Узган ел Татарстанда 5 ресурслар үзәге барлыкка килсә, быел тагын бишне ачу күздә тотыла. Республикада барысы 25 иң заманча ресурс үзәге эшләячәк. Көллиятләр һәм югары уку йортлары җирле товар җитештерүчеләр белән үзләре аерым элемтәдә тора.

Яшьләр республика җи­тәк­челеге тарафыннан күрсә­телгән булышлыкны тоя, туган авылларында калырга теләүчеләр арта бара. Бу исә егет-кызларның иртәгәге көнгә ышанычы турында сөйли.

Хәзерге көндә Сабадагы аграр көллият тә хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләү программасын тормышка ашыруда максатчан эш алып бара. Районыбызда авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинистларын, машина-трактор паркына техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау осталарын, бухгалтерлар, поварлар әзерләү буенча махсуслашкан уку йортын быел гына да "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру" белгечлеге буенча 50 егет тәмамлады. Ә 35 еллык эшчәнлеге чорында уку йорты 17 меңгә якын квалификацияле яшь эшчеләр әзерләп чыгарды. Көллият яшьләрне авылда калдыруда зур роль уйный.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X