Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чистартыр чак җитте

1. IV Санитария-экология икеайлыгы 1. VI

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 326-п номерлы карары нигезендә торак пунктлар биләмәләрен санитар чистартуны хәл итү, территорияләрне халыкның санитария-эпидемиология, экология иминлегенә җавап бирә торган хәлгә китерү һәм ТР Министрлар Кабинетының 413-р номерлы боерыгын (21 март, 2012 ел) үтәү максатында районда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар-экология икеайлыгы игълан ителде. Икеайлыкны үткәрү эшләрен яраштыру өчен оператив штаб составы расланды.

Оператив штабка, җирле үзидарә органнарына, барлык предприятие, оешма, учреждение, уку йортлары, акционерлык җәмгыятьләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләренә торак пунктлар, мәктәпләр, җитештерү объектлары, терлекчелек фермалары биләмәләрен санитар ч чистарту буенча эш оештырырга, санитар-экология вәзгыятен яхшыртуга, шул исәптән агачлар һәм куаклар утыртуга, юлларны һәм тротуарларны, чүп түгү контейнерларны, алар урнаштырылган мәйданнарны төзекләндерүгә, каты көнкүреш калдыклары кабул итү һәм күмү техникасын нәтиҗәле файдалануны тәэмин итүгә, урамнарны яктыртуга, паркларны, чишмәләрне, зиратларны, балалар мәйданчыкларын, базарларны тәртипкә китерүгә юнәлдерелгән конкрет чаралар планы булдырырга һәм максатчан эш оештырырга тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев