Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЧИТ ТЕЛ УКЫТУЧЫЛАРЫ КИҢӘШТЕ

16 октябрьдә Саба гимназиясендә чит телләр укытучылары - яшь белгечләр өчен "Мәгарифне яңарту шартларында гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү" дигән темага семинар үткәрелде.

Барысы ун мәктәптән 11 яшь укытучы катнашты. Чит тел укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе М.Кәримова семинарда катнашучыларны эш планнары белән таныштырды. Ачык дәресләрне Гөлнур Котдусова һәм Англиядә инглиз теле буенча халыкара курсларда булып кайткан Әлфия Әхмәтгалиева үткәрде. Семинарда шулай ук халыкара курсларда он-лайн мәктәпләрдә яшь укытучыларны укыту, чит телләр буенча мәктәп һәм район олимпиадаларына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X