Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Данир Сабиров: “Әле дә “колхоз председателе малае” дип эндәшәләр"

Ярты сәгать эчендә урынымнан кымшанмыйча гына Айдар Галимов, Салават, Рәшит Сабиров белән сөйләштем.

Ничек дисезме? Җавабым бик гади: Данир Сабировтан интервью алу бәхетенә ирештем мин! Әйе-әйе, нәкъ үзеннән - җырчы, биюче, пародист егетебездән!

- Яшь чакны яшел чак, диләр. Данир, әйдә синең дә "яшел чагыңа" әйләнеп кайтыйк әле! Кечкенә чакта ук пародист булырмын дигән уйлар бар идеме?

- Яшел дип инде... Мин хәзер дә яшел бит әле! Дөресен әйтергә кирәк, балачакта ук артист булу хыялы бар иде. Кечкенәдән үк бию белән шогыльләндем, киләчәгемне дә бию белән күрә идем. Ләкин язмыш җиле, күргәнегезчә, бөтенләй башкага илтеп ташлады... Биючеләр ни биюче түгел ди мине, җырчылар ни җырчы түгел ди. Алып баручылыкка килгәндә, Рәшит абый Сабиров миңа: "Син Тукай, Такташ шигырьләрен сөйләмисең, алып баручы түгел син", - ди. Бүгенге көндә мин үземне оригиналь жанр артисты, шоумен дип саныйм.

- Данир, пародия ясау талантың кайчан ачылды?

- Балачакта пародияләр еш ясадым. Дуслар-танышлар ошаталар иде, ләкин сәхнәдә аны кызык итеп күрсәтә алмам төсле тоелды. Мәктәптә укытучыларны күрсәткәләдем. Сыйныфка укытучы килеп кергәнче, үзем укытучы булып, өстәлгә сыйныф ачкычын тотып атып: "Укучылар, утырыгыз!" - дия идем. Классташларым исә тәгәрәшеп көләләр.

- Зур сәхнәгә беренче тапкыр кайчан чыктың?

- Икенче курста укыганда. Шәмси Закиров дүрт кешедән торган "Кыек шәүлә" дигән төркем оештырды. Үзебезнең театраль күренешләр белән Татарстанның кайбер районнарына да баргаладык. Шунда миңа колхоз рәисе малае булып уйнарга туры килде. Әле хәзер шул районнарга килеп чыксам, "О-о-о, колхоз председателе малае!" - дип эндәшәләр.

- Танылган кешеләр пародияләренә ничек карый?

- Төрлесе бар. Айдар абый Галимов, мәсәлән, бик ошатты. Шалтыратып, Уфада буласы концертка чакырдым үзен. "Ярар, озак тормыйча гына килеп китәрмен", - диде. Сүзендә торды Айдар абый, килде концертка, ләкин берничә минутка гына килдем дигән кеше концертны карап бетерде, ахырдан минем белән озаклап сөйләшеп, озатып калды. Миңа: "Искитчкеч, гаҗәеп тамаша булды!" - дип, соклану сүзләрен яшермәде. Үпкәләүчеләргә килгәндә... Туй үпкәсез булмый, диләр бит. Булгалады.

- Үзең тәнкыйтькә ничек карыйсың? Гомумән, синең тәнкыйтьчең кем?

- Нормаль карыйм. Минем тәнкыйтьчеләр - хатыным Миләүшә, әти-әнием, һәм, әлбәттә, тамашачым. Мин халык өчен эшлим. Ул синең чыгышыңны ошатса, алкышласа, бу аларга ошады дигән сүз.

- Кәефең булмаганда сәхнәгә чыгарга үзеңдә ничек көч табасың?

- Тормыш булгач төрлесе булгалый. Әле алай да түгел - барысы да яхшы кебек, тамак тук, өс бөтен дигәндәй... Ә шайтан никтер котырта, кәеф булмый. Андый вакытта үземне тиз кулга алам. Мин бит сәхнәгә кешенең күңелен күтәрергә, тамашачыга яхшы, күтәренке кәеф өстәргә чыгам. Тамашачының елмаюлы йөзләрен күреп, үземнең кәефем дә күтәрелә.

- Ә үзең рәхәтләнеп нәрсәдән көләсең?

- Дусларым, шөкер, бик күңелле кешеләр. Алар белән рәхәтләнеп күңел ачам, ял итәм. Әле үземне үзем көлдереп йөргән чаклар булгалый. Онытып торам, кызым Мәрьям рәхәтләндереп көлдерә үземне! Кайвакыт әллә-нинди кызык сүзләр әйтеп куя...

- Пародия ясау талантын ничек булдырырга? Яшь пародистларга нинди киңәшләр бирер идең?

- Әгәр берәр кешегә пародия ясарга телисең икән, аның сөйләшү, йөрү манерасына, мимикага игътибар итәргә кирәк, аны якыннан белсәң, тагы да яхшырак.

- Кумирларың бармы?

- Максим Галкинны әйтер идем. Ул бит пародист кына түгел, ә шоумен, интеллектуал, өстәвенә берничә тел белә. Сокланмый нишләмәк кирәк?! Чит ил йолдызларыннан Майкл Джексонны үз итәм, ә үзебезнекеләрдән - Салават.

- Синең өчен бәхет нәрсә ул?

- Күңелең тыныч булып, үзең сау-сәламәт булсаң, бу зур бәхеттер, мөгаен. Шулай ук яратып башкарган эшең башкаларга да ошый икән - бу да бит бәхет. Яңа номер уйлап табасың да, куркып кына аны тамашачыга тәкъдим итәсең. Әгәр тамашачы аны кабул итеп алган икән, мин бәхетле. Футболист гол керткән төсле.

- 5 ел элек булган Данир Сабиров бүгенге Данир Сабировтан нәрсәсе белән аерыла?

- Буш вакытым бөтенләй юк диярлек. Телефоным минут саен шалтырый. 5 ел элек алай ук түгел иде. Иң мөһиме - бүген мин кайгыртучан ир, бәхетле әти. Шунысы да бар - 5 ел элек җәяүле кеше идем, бүген исә үз машинамда җилдерәм.

Әңгәмәдәш - Алсу Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: данир сабиров

2
X