Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дубайның полиция хезмәткәрләре 550 мең долларлык lamborghini машинасында патрульлек итәчәкләр

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә полиция хезмәткәрләре 550 мең долларлык машинада патрульлек итә башлаганнар.

Дубайның полиция начальнигы урынбасары Хамис Матар аль-Мазину әйтүенчә, lamborghini машинасы белән полиция хезмәткәрләре "Бурдж Халиф" небоскребы, Джумейра, Дубай-Марина районнарында патрульлек итәчәкләр.

Дөрес, хокук бозучыларны әлеге машинада йөртмиячәкләр. "Әлеге кыйммәтле спорт машинасы туристларга Дубайдагы тормыш дәрәҗәсен күрсәтер өчен генә", - ди полиция хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X