Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Дулкыннар”да сабалылар уңышлы чыгыш ясадылар [+фото]

11-13 март Казанда "Дулкыннар" фестивале узды.

Сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру максатыннан оештырылган чара быел Хәсән Туфанның 115 еллыгына багышланган иде. Беренче өлештә "Идел" яшьләр үзәгендә мастер-класслар үткәрелде, конкурс оештырыла башлаганнан алып, ягъни 9 ел дәвамында гран-при алган коллективларның чыгышлары булды. Анда Кече Шыңар мәдәният йортының "Илһам" иҗат төркеме дә катнашты.

"Дулкыннар"да сабалылар уңышлы чыгыш ясадылар. Сабадан Ләйсән Мусина Х.Туфанның "Җанлы кояшлар" шигырен укып - "Нәфис сүз", Юлбаттан Райнур Мансуров "Вокаль" номинацияләрендә 2нче урыннарны алдылар. Райнур "Макаров" киностудиясенең 30 меңлек сертификатына ия булды. Эзмәдән Зәлия Мирзинага "Вокаль" номинациясендә 3нче урын бирелде. Ләйсән Гусамова (вокаль), Кече Шыңар урта мәктәбеннән Инсаф Шәрәфиев нәфис сүз номинацияләрендә махсус призга ия булдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X